news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналистика өлкәсендә «Бәллүр каләм» бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә

Конкурска эшләр 2019 елның 5 апреленә кадәр кабул ителә.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстанда журналистика һәм массмедиа өлкәсендә XXII «Бәллүр каләм» - «Хрустальное перо» бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгыннан хәбәр иттеләр.

Конкурс «Эшкә тугрылык», «Елның иң яхшы редакциясе», «Елның иң яхшы журналисты», «Объектив аша караш», «Туган тел» номинацияләре буенча үткәрелә.

2019 елның махсус проектлары - «Футбол буенча дөнья чемпионаты 2018», «Россия Федерациясендә волонтер елы», «Татарстан Республикасында Лев Толстой елы», «Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел».

Эшләр 5 апрельгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420066, Татарстан Республикасы, Декабристлар урамы, 2, «Татмедиа» Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы, 6нчы кат, 5нче бүлмә, гаммәви мәгълүмат чаралары бүлегенә.

Тиешле мәгълүматны 8 (843) 570-31-12 телефоны аша алырга мөмкин. Конкурсны оештыручылар сайтында бәйгенең нигезләмәсе белән танышырга һәм анкета-гариза тапшырырга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100