news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналистика факультетының иң өлкән укытучысы Җәвит Акчурин вафат

Мәрхүм белнә хушлашу 24 апрельдә 10.00 сәгатьтә Гадел Кутуй урамы, 5А йорт, 70 фатирда узачак.

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”). Бүген 23 апрельдә Казан федераль университетының журналистика факультетының иң өлкән укытучыларының берсе Җәвит Акчурин Галим улы каты авырудан соң 88 яшендә вафат булган, дип хәбәр итә КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе.

Җәвит Акчурин 1930 елның 8 мартында туган. Ул хезмәт баскычын узган гасыр уртасында Куйбышев кинохроника студиясендә кинооператор ярдәмчесе сыйфатында башлаган. Аннары “Советская Татария” һәм “Социалистик Татарстан” газеталарының фотохәбәрчесе булган, бөтен республика буенча йөреп чыккан, фотообъектив ярдәме белән аның тарихын язган, “Известия” һәм ТАСС фотохроника агентлыгы белән актив хезмәттәшлек иткән.

Акчурин “Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре”, “Казан университетының Атказанган укытучысы”, Россия һәм Татарстан Республикасы Журналистлары берлеге әгъзасы.

Мәрхүм белнә хушлашу 24 апрельдә 10.00 сәгатьтә Гадел Кутуй урамы, 5А йорт, 70 фатирда узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100