news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Журналист Зимфира Гыйльметдинова белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле

Хушлашу мәрасиме «Татмедиа» бинасында булачак.

Журналист Зимфира Гыйльметдинова белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле
Рамил Гали фотосы

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Танылган журналист, «Сәхнә» журналының элеккеге җаваплы сәркатибе Зимфира Гыйльметдинованы соңгы юлга озату мәрәсиме иртәгә, 16 декабрьдә, 09.00 сәгатьтә «Татмедиа» бинасында (Декабристлар урамы, 2, типографиягә керә торган яктагы холлда) булачак, дип хәбәр итә «Сәхнә» журналы редакциясе.

Журналист Зимфира Гыйльметдинов бүген, 15 декабрьдә кисәк вафат булды. Ул коронавирус белән авырый иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot