news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналист Венера Ихсанова вафат

Венера Ихсанова элеккеге "Яшь ленинчы" газетасының һәм "Азат хатын" журналының баш мөхәррире булып эшләгән.

Журналист Венера Ихсанова вафат
инстаграм

(Казан, 16 февраль, "Татар-информ"). Күренекле журналист, озак еллар дәвамында элеккеге "Яшь ленинчы" газетасының һәм "Азат хатын" журналының баш мөхәррире булып эшләгән Венера Ихсанова 86нчы яшендә вафат. Бу турыда җәмәгать эшлеклесе һәм шагыйрь Роберт Миңнуллин инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

"Күренекле журналист, озак еллар элекке "Яшь ленинчы" газетасының һәм "Азат хатын" журналының редакторы булып эшләгән бик хөрмәтле остазыбыз, дустыбыз һәм каләмдәшебез Венера апа Ихсанова вафат булган. Урыны җәннәттә булсын", - дип яза ул.

Роберт Миңнуллин Венера Ихсанова турында хатирәләрен дә искә алган. "Ул мине университеттан соң "Яшь ленинчы"га эшкә алды, эшкә өйрәтте. Рәхмәтләр аңа. Ул күренекле язучыбыз Ләбибә Ихсанованың сеңлесе дә. Искиткеч матур күңелле кеше, шәп редактор иде. Бер йортта яшәдек. Дуслар булып калдык. Елмаюлары күңелемнән берчакта да китмәс инде", - дип яза шагыйрь.

  • Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Венера Ихсанова 1933 елның 23 августында туган.
     

 
 
 
 
 
Посмотреть эту публикацию в Instagram
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Бик авыр хәбәр килеп иреште. Күренекле журналист, озак еллар элекке "Яшь ленинчы" газетасының һәм "Азат хатын" журналының редакторы булып эшләгән бик хөрмәтле остазыбыз, дустыбыз һәм каләмдәшебез Венера апа Ихсанова вафат булган. Урыны җәннәттә булсын! Ул мине университеттан соң "Яшь ленинчы" га эшкә алды, эшкә өйрәтте... Рәхмәтләр аңа! Ул күренекле язучыбыз Ләбибә Ихсанованың сеңлесе дә! Искиткеч матур күңелле кеше, шәп редактор иде! Бер йортта яшәдек! Дуслар булып калдык! Елмаюлары күңелемнән берчакта да китмәс инде...

Публикация от Роберт Миңнуллин (@robert_minnullin_poet)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100