Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Журналист Сергей Доренконың үлеме сәбәбе билгеле булды
“Говорит Москва” радиостанциясе мәгълүматлары буенча, Доренко аортасы өзелү сәбәпле вафат булган.
(Казан, 10 май, “Татар-информ”). “Говорит Москва” радиостанциясенең баш мөхәррире Сергей Доренко аортасы өзелү сәбәпле вафат булган. Бу хакта радиостанциягә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
- Сергей Доренко 59 яшендә 9 майда вафат булды.
“Говорит Москва” радиосының баш мөхәррире аортасы өзелү сәбәпле вафат булды. Суд-медицина экспертизасы язмасында үлем сәбәбе “күкрәк аортасы өзелеп аневризма” дип язылган. Сергей Доренконың мәетен Троекурово зираты моргында узган төндә ярганнар, диелгән бу хәбәрдә.
- Журналист 2014 елдан “Говорит Москва” радиостанциясен җитәкләде, “Подъем” тапшыруын алып барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз