Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Журналист Рузилә Мөхәммәтова премьераларны бәяләү өчен худсовет оештырырга тәкъдим итә
Совет әгъзалары премьераларны беренче булып карап, милли якка игътибар бирергә тиеш, дип саный ул.
(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Журналист Рузилә Мөхәммәтова театр сәхнәләренә чыгачак премьераларны махсус төзелгән иҗтимагый худсовет бәяләргә тиеш дип саный. Бу хакта ул Ш.Мәрҗани институтында Ренат Харисның “Сөембикә операсы” буенча фикер алышуга корылган түгәрәк өстәл вакытында әйтте.
- Рузилә Мөхәммәтова – “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе журналисты, мәдәни күзәтүче. Ул, матбугатта беренчеләрдән булып, әлеге операда Сөембикә образы кимсетелгән дип язып чыкты.
“Татарстандагы унбиш дәүләт, унлап татар театры премьералар чыгара. Аларның үз худсоветы бар. Минемчә, Мәдәният министрлыгы канаты астында иҗтимагый худсовет оештырырга кирәк. Премьера сәхнәгә куелгач төрле фикерләр туа, ә "поезд киткән" була”, - диде журналист.
Рузилә Мөхәммәтова сүзләренчә, совет әгъзалары театрда чыккан премьераларны беренчеләрдән булып карарга, милли якларга игътибар итәргә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз