Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Журналист Римма Бикмөхәммәтова: Татарлар барыбер татар булып языла
«Татарлар пропаганда корбаны булмаслар дип ышанасы килә», – диде ул.
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалында баручы «Таяну ноктасы» тапшыруында журналист Римма Бикмөхәммәтова 2020 елда булачак җанисәп вакытында татарларның татар булып язылуларына шиге булмавын әйтте.
Римма Бикмөхәммәтова фикеренчә, төп рольне милли үзаң уйный. «Тоталар да, элеккеге документларга таяналар. Ә аларны кем язган? Минем дә халык исәбен алуда шаһит булганым бар. Милләтне кара белән түгел, каләм белән язалар иде. Чөнки „ул районда шуның чаклы башкорт булырга тиеш“ дигән фәрман бар иде. Аны яшереп булмый, ул тарихта бар», — ди ул.
«Әлбәттә, пропаганда бар, сәясәт бар, хәрәмләшү, өстән басым ясау бар иде. Без гомер-гомергә Илеш, Туймазы якларында яшәүчеләрнең барысын да татар дип белә идек. Ләкин телевизордан күрәм: алар башкорт киемнәрендә, тик татарча җырлыйлар. Галимнәр моны бик оста итеп моны „башкорт теленең көнбатыш диалекты“ дип атыйлар», — ди Римма Бикмөхәммәтова.
Римма Бикмөхәммәтова Татарстанга кул кушырып утырырга ярамый дигән фикердә. «Миңа калса, татарлар барыбер татар булып язылалар. Мондый пропаганда корбаннары булмаслар дип ышанасы килә. Ләкин Башкортстан шундый актив эшләгән вакытта, Татарстан „бездә барысы да татарлар, шулай язылырлар әле“ дип утырырга тиеш түгел», — диде ул тапшыру барышында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз