news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Журналист Орхан Җамал, режиссер Александр Расторгуев һәм Кирилл Радченко үтерелгән

Алар Үзәк Африкада шәхси хәрби компанияләр турында “Вагнер” фильмын төшергән.

(Казан, 31 июль, “Татар-информ”). Үзәк Африка республикасында өч россияле - журналист Орхан Җамал, режиссер Александр Расторгуев һәм оператор Кирилл Радченко үтерелгән. Бу хакта “Дождь” “Тикшеренүләр идарәсе үзәге” чыганагына сылтама белән хәбәр итә. Арада Орхан Җамал булуын “Би-би-си” рус хезмәте дә җиткерә.

Чыганак сүзләренчә, һәлак булучылар Үзәк Африка республикасында шәхси хәрби компанияләр турында “Вагнер” фильмын төшергән.

Әңгәмәдәшләрнең берсе сүзләренә караганда, төшерү төркеме үлемен Үзәк Африка республикасында БМО да, шулай ук җирле дәүләт хезмәткәрләре дә раслаган. Россиялеләр блокпостта туктатылган булган, дип раслый чыганак.

Полициянең беренчел мәгълүматлар буенча, үтереш талау максатыннан булган дип әйтелгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot