Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Журналист һөнәрен алыштыра» акциясе башланды
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы аны икенче тапкыр үткәрә
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 1-15 декабрь көннәрендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы «Журналист һөнәрен алыштыра» акциясе уздыра. Хокук саклау органнарына халыкның ышанычлылыгын ныгытуны һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең абруен күтәрүне максат иткән әлеге чараның бу икенчесе. Узган елдагы беренче акциядәге кебек үк, бу юлы да анда республика үзәк матбугат һәм коммуникация чаралары журналистларыннан 50ләп корреспондент катнашу теләге белдергән. Акциядә катнашкан журналистка, үзен чын милиционер итеп хис итү өчен, форма киеме бирелә, һәрберсенә тәҗрибәле остаз билгеләнә.
Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында булган очрашу вакытында беленгәнчә, журналистлар милициянең төрле подразделениеләрендә булып, андагы эшне якыннан торып өйрәнәчәк. Аерым алганда, журналистлар дежур часть, җинаятьләр тикшерү бүлеге, икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе, ведомстводан тыш сакчылык идарәсе, экспертиза-криминалистика үзәге, тикшерү-оператив төркемнәр, кинологик үзәк һ.б. төр хезмәтләр эшенең шаһитлары булачак. Шулай ук алар юлларда транспорт белән бәйле җинаятьләрне кисәтү эшендә, контрафакт продукция сәүдәсе буенча милиция рейдларында, махсус подразделениеләрнең өйрәнү күнегүләрендә катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз