news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Журналист Мәгъсүм Гәрәевка — 70 яшь

^Журналист Мәгъсүм Гәрәевка — 70 яшь

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Дания Моисеева). Бүген «Чаян» журналы редакциясе татар әдәбияты һәм сәнгате бүлеге мөдире Мәгъсүм Гәрәевне 70 яшьлек юбилее белән котлады.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, журналист Мәгъсүм Гәрәев татар әдәби-публицистикасында хаклы рәвештә абруйлы урыннарның берсен билгели. Бүген юбилярны туган көне белән беренче булып иртә таңнан халык шагыйре Шәүкәт Галиев тәбрик иткән. Аңа республиканың күп кенә районнарыннан да бүген котлаулар килгән. Чөнки Мәгъсүм Гәрәев үзенең журналист булып эшләве дәверендә кайда гына булмаган һәм ни турында гына язмаган. Аның юбилее уңаеннан «Идел-пресс» нәшриятында «Мин, Чуен Гәрәй малае» дигән, татар әдәбиятында яңа булган автобиографик жанрдагы китабы басылып чыкты. Анда автор үзенең иҗат тормышын дөньяның иң атаклы кешеләре белән очрашулары аша яктырта. Китапта 300дән артык фоторәсем генә бар һәм ул үзенчәлекле бизәлеше белән аерылып тора.

Мәгъсүм Гәрәй улы Гәрәев Питрәч районы Шәле авылында туа. Казанга килеп, Педагогия институтының физика-математика факультетында укый. 1958-1967нче елларда ул Радиотапшырулар һәм телевидение комитетында хәбәрче, 1975-1991нче елларда «Социалистик Татарстан» газетасында хәбәрче, аннары өлкән хәбәрче булып эшли. 1991нче елда «Татарстан хәбәрләре» газетасының икътисади тормыш бүлеге мөдире итеп билгеләнә, 1995нче елдан ул «Шәһри Казан» газетасының, ә 1998нче елдан — «Чаян» журналының әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. Мәгъсүм Гәрәев, язучы Гариф Ахунов белән берлектә «Арча җиренең ачык китабы» һәм «Хуҗа Насретдин булып йөргән чакта» дигән китапларның авторы да булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot