news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналист өлкәсендә эшләүче гаиләләр: Күңел журналистикага гына тартты

«Татмедиа гаиләләре» күргәзмәсендә нәселләре белән журналистикада эшләүчеләр белән танышып була.

Журналист өлкәсендә эшләүче гаиләләр: Күңел журналистикага гына тартты
Солтан Исхаков

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татмедианың беренче катында «Татмедиа гаиләләре» дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Күргәзмә «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә хезмәт куючы гаиләләргә багышлана.

Журналистка укып, югары белем алып кына журналист булып булмый. Ул Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сәләт. Журналистикада әби-бабай, әти-әни, балалары белән эшләүчеләр бар. Журналистлар гаиләсендә үскән балалар кечкенәдән үк бу һөнәрнең осталыкларын сеңдереп үсә», — диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

Аның әйтүенчә, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров «Татмедиа»да гаиләләре белән эшләүче журналистларны алтын дипломнар бүләкләргә тәкъдим иткән. «Фотога төшкән гаиләләр — безнең байлыгыбыз. Журналистикада эшләү — бәхет ул», — диде ул күргәзмә ачылышында.

Фотоларны фотограф Анна Арахамия төшергән, бу аның беренче күргәзмәсе. «Татмедиа»ның PR-директоры, идея авторы Ләйсән Сафина журналистикада нәселләре белән эшләүчеләр күбрәк Татарстан районнарыннан булуын әйтте.

«Балалар ата-анасының нәрсә белән шөгыльләнгәнен күреп үсә һәм үзләре дә осталыкларга өйрәнә башлый. "Татмедиа"да мондый проектның әле булганы юк иде. "Татмедиа"да 40лап гаилә нәселләре белән журналистикада эшли», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Луиза Сөнгатуллина ире Мингазиз Сөнгатуллин белән журналистика өлкәсендә эшләүләренә 32 ел тулган.

«Мин 1989 елда Казан университетының журналистика бүлеген, ирем татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамладык. Ике яшь белгечне иремнең туган ягы — Әлки районы редакциясенә эшкә җибәрделәр. Соңрак иремне „Кайбыч таннары“ газетасы редакторы итеп билгеләделәр. Аннан соң берничә редактор алышынды, а 2013 елдан мине редактор итеп билгеләделәр. Башта мин аның кубызына биесәм, хәзер инде ул бии», — ди ул.

«События недели» газетасы һәм «MK в Татарстане» сайты баш мөхәррире Аяз Исмәгыйлев журналистика өлкәсендә эшли башлаганда торгынлык һәм цензура чорыннан соң илдә сүз иреге һәм демократия чәчәк ата башлаган вакытка туры килгән. «Яңа газета-журналлар, телеканаллар барлыкка килә башлады. Журналистика бик кызыклы һәм перспективалы өлкә булып тоела иде», — ди ул.

«Үзем турында тәгаен әйтә алам: мин журналист холыклы булып туганмын. Шуңа миңа журналист булырга гына язган иде. Мәктәптә физика-математика юнәлешен тирән үзләштерү дә язмыштан тайпылдырмады. Ул чордагы популяр профессияләр дә кызыктырмады. Күңел журналистикага гына тартты», — диде «Татмедиа» АҖ социаль медиа буенча директоры Алсу Исмәгыйлева.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100