news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналист Искәндәр Сираҗи «Сәләт» лагерен татар мохитен югалтуда гаепләде

«Сәләт» лагерена татар булмаган балаларны да алалар, аннан кайткач, балалар каршы дәшәләр, киемнәрен үзгәртәләр, ди журналист.

Журналист Искәндәр Сираҗи «Сәләт» лагерен татар мохитен югалтуда гаепләде
Салават Камалетдинов

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Лилия Заһидуллина). Журналист, язучы Искәндәр Сираҗи «Сәләт» лагерен татар мохитен югалтуда гаепләде.

«Анда бүген татар булмаган балаларны да алалар. Без башкаларны түгел, үзебезнең балаларны татарчага өйрәтергә тиеш әле. Нәтиҗәдә, балалар аннан кайткач каршы дәшәләр, бәхәсләшәләр, киемнәрен үзгәртергә тотыналар, кирәкмәгән әйберләр белеп кайта башладылар. Әмма үзләре шунда барырга атлыгып торалар», — ди журналист.

Искәндәр Сираҗиның балалары моңарчы 3-4 ел рәттән, кайвакыт икешәр сменага «Сәләт» лагерена барганнар.

«Быел бармадылар. Чөнки хәзерге „Сәләт“ элеккечә татарлыкны саклый торган урын түгел», — диде Искәндәр Сираҗи.

Тулы интервьюны «Интертат» сайтыннан укый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100