news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналист Гөлназ Шәйхи «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде

Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрен бүләкләү турында указны Татарстан Президенты имзалаган.

Журналист Гөлназ Шәйхи «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе, журналист Гөлназ Шәйхиева (Гөлназ Шәйхи) Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта указны имзалаган.

«Әлеге мәртәбәле бүләк Гөлназ Фирдинат кызына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә өлеш керткән өчен бирелә. Хөрмәтле, Гөлназ Фирдинат кызы Шәйхиева! Чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә эшегездә алга таба да зур уңышлар, саулык, гаилә иминлеге теләп калабыз», диелә әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100