news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Журналист Гөлнара Зиннәтуллина вафат

Телевидение журналисты озак еллар яман шеш авыруы белән көрәште.

Журналист Гөлнара Зиннәтуллина вафат
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Журналист Гөлнара Зиннәтуллина вафат. Бу хакта аның элекке хезмәттәше, журналист Илфат Фәйзрахманов хәбәр итте.

Телевидение журналисты озак еллар яман шеш авыруына каршы көрәште.

«Ун елга якын авырды, күптән түгел очраштык, тагын очрашасы идек. Очраша алмый калдык. Үлеме хакында яңа гына киленнәре хәбәр итте», — диде Илфат Фәйзрахманов.

Илфат Фәйзрахманов әйтүенчә, Гөлнара Зиннәтуллина соңгы көннәренә кадәр көчле рухлы булып калган. Былтыр Казан телестудиясенең юбилеена килгәч тә ул, көчле авыруга карамастан, журналистлар белән елмаеп сөйләште һәм фотога төште.

Бер ел элек Гөлнара Зиннәтуллина «Татар-информ» журналистына интервью биргән иде.

Гөлнара Хабул кызы Зиннәтуллина 1952 елның 7 апрелендә туган. 47 ел гомерен телевидениегә багышлаган журналист. Күпсанлы тапшырулар авторы һәм алып баручысы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

news_right_1
news_right_2
news_bot