news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналист Фәрит Салихов "Сабантуй"дан - олы мәйданга" китабын чыгарган

Татар көрәшенә багышланган чираттагы китап дөнья күрде.

Журналист Фәрит Салихов "Сабантуй"дан - олы мәйданга" китабын чыгарган
sabantuyjournal.ru

(Казан, 9 февраль, "Татар-информ"). Татар көрәшенә багышланган чираттагы китап дөнья күрде. Үсмерләрнең көрәш турниры тарихына багышланган әлеге китап “Сабантуй”дан – олы мәйданга” дип атала. “Сабантуй” (“Яшь ленинчы”) журналының 95 еллыгы уңаеннан чыгарылган әлеге китапның төзүчесе – "Сабантуй" журналының әдәби мөхәррире Фәрит Салихов. Бу хакта басманың сайтында язылган.

"Милли көрәшебезнең матбугат чаралары белән бәйле традицион турнирлары бар. Үсмер көрәшчеләр “Яшь ленинчы” газетасы, соңрак “Сабантуй” журналы призына бил алыша. Менә шунда чыныгу алган малайларыбыз еллар узу белән олы мәйданга юл яра. Безнең максат – үсмерләр арасында Татарстан чемпионы булган көрәшчеләребезнең исемен барлау, турнир тарихын эзлекле җепкә тезү һәм киләчәк буынга тапшыру", – ди автор.

"Китапның сыйфатлы һәм төсле биттә булуы да игътибарны җәлеп итә. Ә эчтәлек, диярсез! Анысы көрәшебезне милли спорт төре буларак таныган, аның киләчәген кайгырткан төрле буын кешесе өчен дә кызыклы булырга тиеш", - дип хәбәр итә "Сабантуй" журналының сайты.

  • "Сабантуй" журналы тарафыннан уздырыла торган көрәш буенча турнир 1986 елдан бирле уздырылып килә. Димәк, 30 елдан артык вакыт эчендә 300дән артык үсмергә чемпион калу шатлыгын татып карау мөмкинлеге бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100