news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Журналист Бабченко үлмәгән

Аркадий Бабченконы “үтерү” Украина куркынычсызлык советының махсус операциясе булган.

(Казан, 30 май, “Татар-информ”). Россия журналисты Аркадий Бабченко исән, аны “үтерү” Украина куркынычсызлык советының махсус операциясе булган. Бу хакта ведомство җитәкчесе Василий Грицакка сылтама белән “РИА Новости” хәбәр итә.

Украина куркынычсызлык советына Бабченконы үтерергә әзерлек баруы турындагы мәгълүмат алдан килде, диде Грицак. Аның сүзләренчә, журналистны үтерергә Россия махсус хезмәтләре вербовкалаган украиналы заказ биргән.

“Гражданин “Г” үз танышларына 30 мең АКШ долларына Россия махсус хезмәте биремен үтәргә – теракт оештырырга, Россия журналисты Аркадий Бабченконы үтерергә тәкъдим итте”, - диде Грицак.

Ул үтерүне оештыручыны көндезге сәгать 3тә Киевта тоткарлауларын хәбәр иткән. Ул тикшерү белән хезмәттәшлек итә һәм эш буенча шаһит булып барачак.

Украина куркынычсызлык советы җитәкчесе Бабченконы үтерергә заказ бирүчеләр Украинада 30 кешене үтерергә планлаштырган дип белдерде.

Аннары Бабченко журналистларга сөйләгәнчә, бер ай элек аңа “заказ бирүләре”н хәбәр иткәннәр һәм махсус операциядә катнашырга тәкъдим иткәннәр.

“Мин сездән гафу үтенергә телим. Хатынымнан ике көндә ул узган тәмуг өчен гафу үтенәм”, - диде журналист.

Аркадий Бабченкога 29 майда кич Киевта йортның баскыч мәйданчыгында атканнар, аннары ул ашыгыч ярдәм машинасында үлде, дип хәбәр ителгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot