Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Журфак быел бюджет урыннарына абитуриентлар кабул итми
КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә магистратурада һәм читтән торып уку бүлегендә генә бюджет урыннары бар.
(Казан, 3 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел журфак, ягъни, КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе бюджет урыннарына абитуриентлар кабул итми. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә КФУ профессоры Васил Гарифуллин хәбәр итте.
«Журналист булырга җыенган кеше документларын кая бирергә тиеш соң дип күп шалтыраталар. Элеккеге журфак исән, студентларны әзерлибез, элеккеге традицияләрне дәвам итәбез. Бу — Идел буендагы беренче журналистика үзәге. Журналистларны максатчан әзерләү өчен бөтен мөмкинлекләр бар», — диде Милли һәм глобаль медиачаралар кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин.
Студентлар традицион журналистиканың ике юнәлешенә кабул ителә: Мульитмедиалы журналистика һәм милли журналистика, яңа милли медиа чаралары. Югары мәктәптә телевидение юнәлеше дә җәмәгатьчелек белән элемтәләр юнәлеше дә, медиакоммуникация юнәлеше дә бар.
«Бакалавриатка ел саен 60-70 кеше туплана. Тик бер үзенчәлеге бар — быел уку түләүле. Бюджет урыннары юк. Узган ел да дүрт кенә урын иде инде. Әмма быел әле бюджет урыннары булыр дигән өмет бар. Чөнки Россия хөкүмәте өстәмә бюджет урыннары бүлеп бирү турында карар кабул итте, без журналистика өчен дә урыннар сорадык. Бәлки булыр», — диде Васил Гарифуллин.
Ул магистратурада татар журналистларына бюджет урыннары булуын һәм читтән торып укучылар өчен дә 13 бюджет урыны барлыгын ассызыклады.
Журналистика факультетына укырга керү өчен документлар 3 августка кадәр кабул ителә. Абитуриентлар БДИ нәтиҗәләреннән тыш эчке иҗади имтихан да бирергә тиеш. Быелгы елның үзенчәлеге буларак ул дистант үткәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз