news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Жонатас "Арсенал" белән уенда "Рубин"га җиңү китерде

Уен Казан командасы файдасына 1:0 исәбе белән тәмамланды.

(Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Россия чемпионатының 16нчы туры кысаларында "Казан Арена"да узган уенда "Рубин" футболчылары "Арсенал"ны җиңде. Уен барышында бердәнбер тупны көндәшләр капкасына һөҗүмче Жонатас кертте.

Казан командасы бу җиңүдән турнир таблицасында сигезенче баскычка күтәрелде. Аның активында 23 очко бар.

"Рубин" киләсе уенны 5 декабрь көнне Мәскәдә "Спартак"ка каршы үткәрәчәк. Очрашу Мәскәү вакыты белән 19.30да башлана.

«Рубин» (Казан) – «Арсенал» (Тула) – 1:0 (0:0).

Голлар: Жонатас (62).

Кисәтүләр: Рыжиков – Хагуш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100