news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Жирле үзидарә реформаларын гамәлгә ашыруда массакүләм мәгълүмат чаралары зур роль уйнарга тиеш

Жирле үзидарә реформаларын гамәлгә ашыруда массакүләм мәгълүмат чаралары зур роль уйнарга тиеш

(Казан, 20 декабрь, «Татар–информ», Руслан Мөхәммәтшин). Узган шимбәдә «Казан» милли мәдәният үзәгендә Ачык сәясәт мәктәбенең Татарстан бүлекчәсе тыңлаучылары җирле үзидарә реформалары турында фикер алышырга җыелды.

Чираттагы утырыш «түгәрәк өстәл» рәвешендә узды. Тыңлаучыларга җирле үзидарә концепциясе асылына төшенергә, аның көчле һәм йомшак якларын билгеләргә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Мәскәүнең «Шәһәр икътисады институты» фондының әйдәүче эксперты Нина Миронова, ТР юстиция министры Мидхәт Корманов һәм башкалар ярдәм итте.

Үз чыгышында Римма Ратникова, аерым алганда, җирле үзидарә буенча федераль законнарның концептуаль үзгәрүе торак–коммуналь комплекс, ташламаларны акчага әйләндерү, Салым, Жир һәм Бюджет кодекслары белән бәйле башка норматив актларның үзгәреше аркасында булуын билгеләп үтте. Җирле үзидарә реформасын гомумән бәяләгәндә, «түгәрәк өстәл» катнашучылары жәмгыять төзелешендә халыкның тамырдан үзгәртеп коруларга әзер булмавы консерватив фикер йөртү аркасында килеп чыга дигән уртак фикергә килде. Шуңа күрә бу очракта зур җаваплылык массакүләм мәгълүмат чараларына ята. Римма Ратникова сүзләренә караганда, быел электрон һәм басма ММЧда җирле үзидарә темасын яктыртуга республика конкурсы кысаларында гына теләктәшлек ителсә, киләсе елга махсус грантлар системасы эшләнәчәк.

Киләсе дәрес 29 гыйнварга планлаштырылган. Тыңлаучыларга «Суд–хокук реформасы: хәзергесе һәм перспективалары» темасы тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100