news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Жириновский сүзләренең сәясәткә әллә ни тәэсире юк – Рафаил Хәкимов

Әңгәмәдәш ЛДПР лидерының провокатор булуын, халыкның реакциясен белергә теләп, һәрвакыт шулай коткы таратуын билгеләп узды.

Жириновский сүзләренең сәясәткә әллә ни тәэсире юк – Рафаил Хәкимов
Султан Исхаков

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). ЛДПР лидеры Владимир Жириновскийның Татарстан белән федераль үзәк арасындагы шартнамәне озайту кирәкмәгәнлеге турындагы фикерен коткы тарату, халык фикерен ачыклау теләге дип кенә кабул итәргә кирәк. Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов Жириновскийның сүзләре буенча “Татар-информ” агентлыгына шул хакта белдерде.

ЛДПР лидеры Владимир Жириновский вәкаләтләрне бүлү турында Татарстан белән төзелгән шартнамәне озайтуга каршы. .

Билгеле булганча, Россиянең Татарстан белән вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамәсе җәй көне гамәлдән чыга. ЛДПР лидеры моңа карата үз фикерен җиткереп, шартнамә бүтән озайтылмаячагына өметләнә. Жириновский фикеренчә, янәсе, федераль үзәк Татарстанга артык күп акча бүлеп бирә, ә башка төбәкләр финанслар ягыннан авырлык кичерә.

“Жириновский андый фикер белән еш кына чыга. Ул бит провокатор, халыкның реакциясен белергә теләп, шулай вәсвәсә кузгата. Аның сәясәттә урыны шундый инде”, – диде әңгәмәдәш.

Рафаил Хәкимов Жириновскийның бу сүзләре ниндидер нәтиҗәләргә китерер, дип санамый.

“Ул бит инде шаулап ала да, шуның белән шул. Социологлар аннары моңа карата реакцияне карый инде. Ул шартнамәгә Путин кул куйган, Жириновский куймаган бит. Дәүләт Думасында тавыш биргәндә дә бөтенесе хуплады. Кемгәдер кызык икән Жириновскийның фикере, тыңласын, әмма сәясәткә аның тәэсире әллә ни булмас”, – дип белдерде сәясәт белгече.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100