news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Жириновский Президентлыкка алтынчы тапкыр кандидат булды

Россиядә Президент сайлаулары 2018 елның 18 мартында узачак.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). ЛДПР партиясе лидеры Владимир Жириновский алтынчы тапкыр Президентлыкка кандидат булды. Мәскәүдә партия съездында катнашучылар сәясәтче кандидатурасын хуплады, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Элегрәк Жириновский 1991, 1996, 2000, 2008 һәм 2012 елларда үз кандидатурасын тәкъдим итте.

Дәүләт башлыгының чираттагы сайлаулары 2018 елның 18 мартында узачак. Сайлау алды кампаниясе 18 декабрьдә башланды.

Исегезгә төшерәбез, чираттагы срокка сайлауларда РФ Президенты Владимир Путин да катнашу теләген белдерде. Шулай ук сайлауларда телетапшырулар алып баручы Ксения Собчак, сәясәтче Григорий Явлинский һәм башка сәясәт, җәмәгать эшлеклеләре катнашырга планлаштыруларын җиткерде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot