Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Жириновский милли республикалар яшәешенә каршы чыккан
ЛДПР партиясе лидеры ил Конституциясенең бишенче маддәсен Россиянең төп җитешсезлеге дип атаган.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Долгов). Бүген Дәүләт Думасының пленар утырышы башында ЛДПР рәисе Владимир Жириновский Россия Конституциясенең бишенча маддәсен илнең җитешсезлеге дип атап, милли республика, өлкә һәм крайлар яшәешенә каршы чыккан.
Әлеге маддәдә Россия Федерациясенең тигез хокуклы Россия субъектлары булган республика, край, өлкә, федераль дәрәҗәдәге шәһәрләрдән, автономлы өлкәләрдән, автономлы округлардан торуы билгеләнгән. Шулай ук илнең баш канунында Россиянең федератив төзелеше дәүләт бердәмлегенә, дәүләт идарәсе системасы берлегенә, Россия дәүләт органнары хакимияте һәм субъектлар хакимиятләре арасында вәкаләтләр һәм предметларның чикләрен билгеләүгә, Россия халыкларының тигез хокуклылыгына һәм үзбилгеләнүгә нигезләнгән булуы күрсәтелгән.
Жириновский белдерүенчә, Конституциядә республиканың (дәүләтнең) үз конституциясе һәм законнары барлыгы язылган. «Аның конституциясе, әләме, гербы, теле бар. Бары валюта булдырырга һәм чик баганалары гына куярга калган. Тагын уннарча халык автономияләр таләп итәргә мөмкин. Ә рус халкы турында Конституциядә бернәрсә дә әйтелмәгән», – дигән Жириновский.
Искәртеп үтик, бүгенге көндә Татарстан – төбәк җитәкчесен Президент дип атарга хокук калдырылган соңгы төбәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз