news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Жилплощадка микрорайонында “Форвард” универсаль спорт комплексы ачылды
Аның мәйданы 4 мең кв. метрга якын, 300 кешегә исәпләнгән
Скопировать ссылку
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдикова). Бүген Казанның Жилплощадка микрорайонында “Форвард” универсаль спорт комплексын ачу тантанасы булды.
Бу чарада ТР икътисад һәм сәүдә министры Марат Сафиуллин һәм Мәскәү районы хакимият башлыгы Александр Лобов катнашты. Традиция буенча кунаклар котлау сүзләре әйтте һәм комплекс директоры Рөстәм Насыйбуллинга символик ачкыч тапшырды.
Соңрак “Форвард”та бүгенге көннең төп мәйданы Көрәш сарае белән турыдан-туры элемтәгә керү булды, анда ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов иде. Алар казанлыларны бәйрәм белән котлады һәм бүген Казанда берьюлы 6 спорт объектын ачуны символлаштыручы “кызыл төймә”гә бастылар.
Аннары “Форвард” спорт комплексында КДУ, КДТУ-КАИ, КДТУ-КХТИ һәм КДЭУннан 4 студентлар командасы катнашында баскетбол турниры башланды.
“Форвард” бик кыска вакытта – 5,5 айда төзелеп бетүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Аның мәйданы 4 мең кв. метрга якын, 300 кешегә исәпләнгән.
Комплекс универсаль, спортның җәйге һәм шулай ук кышкы төрләре белән дә шөгыльләнү өчен җайланган. Бер аренада баскетбол һәм волейбол буенча турнирлар, шулай ук фигуралы шуу һәм хоккей буенча да чемпионатлар узарга мөмкин. Ябык спорт залында ясалма боз катыру мөмкинлеге бар. Бу комплекста шулай ук тренажер залы, аэробика һәм сауна эшләячәк. Шулай ук кафе һәм спорт кирәк-яраклары кибете дә хезмәт күрсәтәчәк.
Комплекс исемен КАИ студенты Алексей Чупин уйлап тапкан. Бүген ул шуның өчен 2013 елда “Форвард”та уза торган барлык спорт чараларына керү сертификаты белән бүләкләнде.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot