news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Жаворонков: Тавыш биргәндә кешеләрнең сәламәтлеген саклау өчен таләпләр төгәл үтәлә

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары медицина хезмәткәрләренең төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә актив катнашуын әйтте.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Тавыш бирү участокларында халыкның сәламәтлеген саклау мәсьәләсен исәпкә алганда, тавыш бирү тыныч һәм тотрыклы уза. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков Гомумроссия тавыш бирүнең республика матбугат үзәгендә белдерде.

«Участокларда куркынычсызлык мәсьәләсе Роспотребнадзор тарафыннан контрольдә тотыла. Барысы да бик төгәл эшләнә, сораулар тумый. Сайлау участокларына керүгә үк битлекләр һәм перчаткалар, бер тапкыр кулланыла торган ручкалар тәкъдим ителә, аралык саклана. Үзебез дә тавыш бирә алдык һәм барлык саклау чараларының нинди рәвештә үтәлүен күзәттек», — дип сөйләде спикер.

Жаворонков медицина хезмәткәрләренең РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча актив тавыш бирүләрен билгеләп үтте. «Сәламәтлек саклау системасы хезмәткәрләренең тавыш бирүләре бурычны үтәү дә, сайлау урыннарындагы вазгыятьне бәяләү дә», — дип йомгаклады ул.

Бүген бөтен Россия буенча РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү бара. Татарстанда 65 территориаль һәм 2,8 мең участок сайлау комиссияләре эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100