news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Жаворонков: Хастаханәләрдә коронавирус белән авыручылар сайлауларда актив тавыш бирә

Теләк белдергән очракта, пациентлар гаризаны тутырып, хастаханәдә тавыш бирә ала.

Жаворонков: Хастаханәләрдә коронавирус белән авыручылар сайлауларда актив тавыш бирә
Владимир Васильев

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Республика госпитальләрендә коронавирус авыруыннан дәваланучылар РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә актив катнаша. Бу хакта Республика матбугат үзәгендә узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казан Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.

«Госпитальләрдән килгән соңгы мәгълүматларга караганда, тавыш бирергә теләүчеләр актив катнаша. Кайбер госпитальләрдә тавыш бирү процессы инде тәмамланып килә», — диде ул.

Аның сүзләренә караганда, пациентның тавыш бирергә ризалыгын белдерү үз ихтыярыннан тора. «Теләгән очракта пациент гариза тутыра һәм хастаханәдә тавыш бирә ала. Шул ук вакытта анда эшләүче табиблар сайлау участогы комиссиясе әгъзалары арасына кертелде», — диде Владимир Жаворонков.

Жаворонков «кызыл зона»да тавыш бирүнең катгый кысаларга кертелгәнлеген әйтеп узды. «Бюллетень махсус ручка белән тутырыла, тартма бастырыла, алга таба тавышларны санау бара», — дип нәтиҗә ясады ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары.

Бүген Россиядә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең төп көне уза. Татарстанда 2,9 миллион кеше ихтыяр белдерү хокукына ия.

news_right_1
news_right_2
news_bot