Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Жан Лемьер КДУ ның француз телендә сөйләшүче студентлары белән аралашты
Жан Лемьер КДУ ның француз телендә сөйләшүче студентлары белән аралашты
(Казан, 22 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы Президенты Жан Лемьер, Казан дәүләт университетының Лобачевский исемендәге китаханәнең конференц-залында, университетның француз телендә сөйләшүче студентлары белән очрашты. Мәртәбәле кунак белән әңгәмәдә КДУ ның уку эшләре буенча проректоры Владимир Бухмин һәм университетның француз теле кафедрасы мөдире Эльмира Хәбибуллина катнашты.
Жан Лемьер студентлар белән француз телендә аралашты. Иң элек, мәртәбәле кунак Ауропа рекоснтрукция һәм үсеш банкының өстенлекле юнәлешләре, аның эшчәнлегенең нидән гыйбарәт булуы, Россия төбәкләре, Көнчыгыш Ауропа илләренең банк өчен нинди яклары белән кызыксыну тудыруы хакында бәян итте. Студентлар АРҮБ Президентына Банкның үз инвестицияләрен ниниди төбәкләргә һәм нинди юнәлешләр буенча юнәлтүе, төгәл проектлар турында сораулар яудырды. Жан Лемьер әйтүенчә, банк эшчәнлегендә бигрәк тә сәнәгатькә, экологик мохиткә каралган инвестицияләргә өстенлек бирелә. Мәдәният, тарихи һәйкәлләрне саклау проблемасы әлегә берникадәр игътибардан читтә кала бирә.
Быел Халыкара мөнәсәбәтләр факультетын тәмамлаучы студент кызларның берсе, Жан Лемьерга чит илдә банк структурасында эш урыны белән тәэминат мәсьәләсе турында сорау бирде. АРҮБ Президенты уңай җавап кайтарды, әмма яшь белгечләрнең банк системасы өлкәсендә эш тәҗрибәсе булырга тиешлегенә ишарәләде.
Очрашу ахырында Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы һәм Казан дәүүләт университетының Лобачевский исемендәге китапханәсе арасында, Банк тарафыннан нәшер ителүче әдәбият, төрле документлар, шул исәптән, еллык хисаплар белән китапханәне тәэмин итү турындагы килешү имзаланды. Әлеге материаллар барлык студентлар өчен үтемле булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз