news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзгәртеп төзелгән объектлар бик хәтәр – Кемероводагы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе

Рәйханә Григорьева “Ак калфак”лыларның “Зимняя вишня” янындагы мемориалга барып, фаҗига корбаннарын искә алганнарын әйтте.

(Казан, 28 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Ниндидер бинадан үзгәртеп корылган объектлар бик хәтәр. Кемерово шәһәрендә "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе, "Туган тел" мәктәбенә нигез салучы Рәйханә Григорьева шулай дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә белдерде.

"Үзебез дә ул сәүдә үзәгенә гел йөри идек. Анда беренче каттагы кафелар эшли иде, без анда берничә тапкыр туган көннәрне үткәрдек. Өченче катта боулинг бар, балаларның анда да уздырганы булды төрле гаилә бәйрәмнәрен, туган көннәрне. Беренче каттагы кибетләргә еш йөри идем. Әмма иң югары каттагы кионотеатрга кергәнем дә, менгәнем дә юк, күңелгә ятмый иде, биек булгач. Менә мондый заводны үзгәртеп төзелгән биналар бик хәтәр. Минемчә, балалар өчен күңел ачу чараларын да югарыда оештыру дөрес әйбер түгел. Чит кеше килсә, әйтик, балаларын ничек итеп кертеп, ничек чыгарырга дип азапланачак. Бик хәтәр бу”, - дип белдерде Рәйхана Григорьева.

Аның сүзләренчә, Кемеровода “Ак калфак”лылар элекке план буенча иртәгә очрашырга тиеш булган, тик матәм булгач, кичектереп торырга уйлаганнар. Рәйханә ханым очрашуларының якын арада уздырылачагын әйтте. Оешма вәкилләре “Зимняя вишня” янындагы мемориалга барып, кичә дә, өченче көн дә уенчыклар куеп йөргән.

Рәйханә Григорьева сүзләренчә, Кемероводагы “Мөнирә” мәчетендә көн саен намазлар үтә, мәрхүмнәр рухына дога кылалар. “Мәчеткә йөрүче кызлар гадәттән тыш хәлләр буенча хезмәткәрләргә аш-чәй әзерләп йөрделәр, шулай үзләреннән өлеш кертергә теләделәр”, - ди ул.

Рәйханә ханым үзе дә “Зимняя вишня” үзәгеннән ерак яшәмәвен әйтте. “Фаҗига булган көнне без өйдә идек, төтен баса башлагач, каян чыга дип, аптырадык. Ишегалдын төтен басты. Ялкын телләре төне буе күренеп торды. Иртәнгә төтен исе бераз гына калган иде”, - диде ул.

Искәртеп үтик, Кемеровода 25 март көнне зур фаҗига була. "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә чыккан янгын нәтиҗәсендә 64 кешенең гомере өзелгәне билгеле, аларның 41е - балалар.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100