news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Үзгәреш җиле” җырчылары яңартылган “Алтын Казан” мюзиклын куярга җыена

Рәүфәл Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, әлеге мюзикл бары тик Татарстан Республикасы көнендә ачык һавада бер тапкыр күрсәтелгән булган.

(Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Үзгәреш җиле” татар җыры фестивале кысаларында Эльмир Низамов белән Ренат Харис иҗат иткән “Алтын Казан” мюзиклы яңартылып куелачак. Мюзиклда фестиваль катнашучылары уйнар дип көтелә. Бу хакта Хөкүмәт йортында үткән 2019-2020 елларда театраль сезон ачылуга багышланган брифингта Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов хәбәр итте.

“Әлеге идеягә әле старт бирелмәде, әмма безнең өметләр зурдан. Киләсе елда “Үзгәреш җиле” проекты кысаларында шул проектта катнашучылар белән спектакль кую планлаштырыла. Оркестр да, нигездә, шул состав белән кала. Аны мюзикл буларак куярга ниятлибез. Бу эшне ике акт итеп ясап, төгәлләштерергә кирәк булачак”, - диде ул.

Директор искәртеп үткәнчә, “Алтын Казан” мюзиклы бары тик бер тапкыр - Татарстан Республикасы көнендә ачык һавада күрсәтелгән булган. “Ул 12 декабрьдә төгәлләнер дип уйлыйбыз”, - диде Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100