news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Үзгәреш җиле” татар җыры фестивале җырлары социаль челтәрләргә урнаштырылды

Шушы көннәрдә uzgareshzhile.ru адресы белән фестивальнең рәсми сайты да эшли башлаячак.

“Үзгәреш җиле” татар җыры фестивале җырлары социаль челтәрләргә урнаштырылды
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Социаль челтәрләрдә видео форматта “Үзгәреш җиле” татар җыры фестиваленең беренче сезоны концерты барлыкка килде. Җырлар аудиоязмалар буларак та урнаштырылган.

Шушы көннәрдә икенче сезон җырлары да урнаштырылачак дип вәгъдә итә “Үзгәреш җиле” татар җыры фестиваленең матбугат үзәге җитәкчесе Елена Остроумова.

Социаль челтәрләрдә фестивальнең йөзе булып Татарстанның атказанган артистлары Алинә Шәрипҗанова һәм Айдар Сөләйманов сайланган. Моны оештыручылар җырчыларның өч сезонда да катнашуы һәм мактаулы исемнәре булулары белән аңлата.

Атна башыннан uzgareshzhile.ru адресы белән фестивальнең рәсми сайты да эшли башлаячак. “Әлегә ул рус телендә ачыла. Әмма татарча версиясе буенча да эш бара”, - ди Елена Остроумова.

Бөтен җирдә дә фестивальнең исеме татарча күрсәтелгән, чөнки товар билгесе татарча исемгә алынган.

30 ноябрь һәм 1 декабрь көннәрендә “Үзгәреш җиле” татар җыры фестиваленең өченче концерты үтә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100