news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Үзгәреш җиле" проекты Татарстан Мәдәният министрлыгы дипломы белән бүләкләнде

"Тантана" театр премиясе лауреатлары кичә Халыкара театр көнендә билгеле булды.

"Үзгәреш җиле" проекты Татарстан Мәдәният министрлыгы дипломы белән бүләкләнде
Рамиль Гали

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Үзгәреш җиле” фестивале, “Тантана” театр премиясе кысаларында, Татарстан Мәдәният министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры коллективына проектны уңышлы башкарып чыккан өчен дипломны Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова тапшырды.

Ул "Үзгәреш җиле" ("Ветер перемен") фестиваленең татар җыр сәнгатенә керткән өлешен билгеләп узды һәм алга таба да дәвам итәчәген әйтте. Дипломны театрның әдәби бүлек мөдире Елена Остроумова кабул итеп алды.

“Тантана” театр премиясе лауреатлары кичә Халыкара театр көнендә билгеле булды

news_right_1
news_right_2
news_bot