news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзгәреш җиле күптән кирәк иде. Мин аны 70 елларда ук тәкъдим иткән идем – Ренат Ибраһимов

"Без иртәдән кичкә кадәр “Татар җырын” җырлап йөргән арада казах эстрадасы безне узып китте", - дип саный халык артисты.

(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). 5-6 ноябрьдә Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында “Үзгәреш җиле” (“Ветер перемен”) татар җыры фестивале концерты үтәчәк. Татар җырчысы, лирик баритон, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында татар эстрадасына яңарыш күптән кирәк иде дигән фикер белдерде.  

“Татар эстрадасы рус мәдәнияте кичергән кимчелекләрне кабатлый”

“Хәзерге көнне алсак, татар эстрада мәдәнияте рус эстрадасы кебек үк кимчелекләр кичерә. Кызганычка каршы, ул бик бертөрле, өстән-өстән генә иҗат ителгән җырлардан тора. Элек ул күпкә баерак иде, чөнки ул вакытта һөнәрләренең осталары Рөстәм Яхин, Ренат Еникеев, Салих Сәйдәшев, Мансур Мозафаров кебек көчле композиторлар бар иде. Җырларның репертуары да бик югары иде”, - диде  Ренат Ибраһимов.

Аның фикеренчә, хәзерге көндә телевидение, ТНВда иртәдән кичкә кадәр татар эстрадасы башкаруында бертөрле, төссез җырлар, “Татар җыры” яңгырый. Алар җәмгыятькә татар мәдәниятен үстерә алырлык берни дә бирми.

Шушы яссылыктан чыгып, Ренат Ибраһимов Казахстан мисалын тәкъдим итте. “Анда милли мәдәниятне алга җибәрүдә, аны халыкара югарылыкка үтәрүдә зур алга китеш сизелә. Казахлар безнең кебек “Татар җыры”нда утырып калмады”, - диде ул.

Җырчының үз күзәтүләренә караганда, Казахстанда бик актив дөнья мәдәниятенә тартылу, яшьләрнең үзләрен музыканың төрле юнәлешләрендә сынап карау омтылышы көчле. Ренат Ибраһимовка эше буенча бик күп урыннарда булырга, төрле төбәкләрнең мәдәниятен күзәтергә туры килә. Ул түбәндәге нәтиҗәгә килгән: “Казахстан халкы үз вакытында бик артка калган иде. Без алардан алга киткәнрәк милләт булып саналдык, әмма без иртәдән кичкә кадәр “Татар җырын” җырлап йөргән арада Казахстан безне узып китте. Нәтиҗә күз алдыгызда”, - диде ул.

“Халык мәдәнияте яңалыкка нигез генә булырга тиеш”

5-6 ноябрьдә Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажында үтәчәк “Үзгәреш җиле” (“Ветер перемен”) татар җыры фестивале концерты турында ишетү хәбәре Ренат Ибраһимовны бик куандырган. “Күптән кирәк иде инде. Мин моның белән җитмешенче елларда ук шөгыльләнеп алган идем”, - диде ул.

Ренат Ибраһимов җитмешенче еллардан башлап, борынгы Болгар мәдәнияте белән бик кызыксына башлаган. Туксанынчы елларда ул 3 ел рәттән халыкара “Рамазан” фестивален уздыруны башлап йөргән. “Бу фестиваль җәмәгатьчелекнең зур игътибарын җәлеп итте. Биредә Казанның үзеннән, төрки телле башка төбәкләрдән башкаручылар катнашты. Шул вакытта мин үзебезнең хөкүмәткә шушы фестивальгә үсеш бирергә, аның нигезендә татар мәдәниятен үстерергә тәкъдим ясадым. Ул чакта сәнгать, мәдәният мәсьәләләре беренче урында түгел иде. Кызганычка каршы, ул вакытта минем бу проектка ярдәм күрсәтелмәде”, - дип белдерде ул.

Татар мәдәниятендә традиционлыкка, бертөрлелеккә йөз тотуны Ренат Ибраһимов ялгыш юл дип бәяләде. “Музыкада гасырлар дәвамында формалашкан халык мәдәнияте нигез булып тора. Шушы нигездә һәрвакыт төрле үзгәрешләр барлыкка килергә тиеш. Образлы итеп әйткәндә, бу нык тамырлары булган агач. Тамырлары, ягъни халык мәдәнияте, агачның кәүсәсен кирәкле матдәләр белән тәэмин итә. Тора-бара кәүсәдән төрле ботаклар чыга, алар вакыт белән тагын да тармаклана. Бу исә музыканың юнәлешләре була. Шулай итеп, һәрвакыт яңа ботаклар, яңа яфраклар, чәчәкләр чыгып тора. Бары шул рәвешле булганда гына агач матур, ә җимешләре дә тәмле булыр булыр һәм башкаларның игътибарын җәлеп итәр. Бары тик тамырларда гына утырып, бернинди үзгәреш булмаса, бу бик кечкенә, сирәк ботаклы бу күңелсез агач булыр. Аның тамырлары яхшы булса да, матур яфраклары, чәчәкләре булмас”, - дип мисал китерде Ренат Ибраһимов.

Нәтиҗә ясап, Ренат Ибраһимов Татарстан Республикасының үз музыка мәдәнияте мәсьәләләренә тиешле игътибар бирү һәм моның белән төптән шөгыльләнә башлау кирәк диде. “Татарстан ул безнең алга киткән төбәк, ул үзенең икътисади торышын ныгытты. Сәнгать һәм мәдәният белән шөгыльләнә башларга вакыт җитте”, - диде җырчы.

Белешмә өчен: Ренат Ислам улы Ибраһимов 1947 елның 20 ноябрендә Украинаның Львов шәһәрендә туган. Анда кечкендән үк музыкаль сәләт ачыла. Вакыты җитү белән Ренат Ибраһимовны әти-әнисе музыка мәктәбенә укырга бирә. 1973 елда яшь җырчы Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый һәм Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында һөнәри үсешен башлый. Биредә Ренат Ибраһимов уңышлы гына “Фауст”, “Кармен”, “Кенәз Игорь”, “Пики дамасы”, “Евгений Онегин” операларында төп партияләрне башкара, әмма танылуны аңа концерт эшчәнлеге алып килә. 1978 елда Татарстан Республикасының халык артисты һәм 1981 елда РСФСР халык артисты исеме бирелә. 1979 елда Ренат Ибраһимов Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты була. 1999 елда Ренат Ибраһимов үз “Җыр театры”н нигезли. Ренат Ибраһимов тавышы хәзерге вакытта дөньяда иң яхшыларыннан санала. Аның башкару осталыгына сокланып, Ренат Ибраһилмвны Италиядә “Рус Павароттие” дип атаганнар. Артист даими музыкаль программаларда катнаша, төрле фестивальләрдә жюри әгъзасы булып утыра һәм илебезнең музыкаль мәдәниятен алга сөрүен дәвам итә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100