news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Үзгәреш җиле" җилдән туган балага әверелмәсен иде — Разил Вәлиев

Тумаган тайның билен сындырмас өчен, әлегә мин бу проектка бәя бирергә ашыкмыйм, диде ТР Дәүләт Советы депутаты.

(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев бүген парламентның 22 нче утырышындагы чыгышында 5-6 ноябрь көннәрендә Казанда узачак “Үзгәреш җиле” проектын телгә алды, әмма аңа карата үз бәясен бирүдән әлегә тыелды.

“Мәдәният өлкәсендә халыкның күңелен кузгаткан быелгы иң зур вакыйгаларның берсе – Президентның татар эстрадасына үз бәясен биреп, аның киләчәк үсешенә юл күрсәтүе булгандыр. Моңа кадәр дә җәмәгатьчелек эстрада артистларының, эстрада җырчыларының тузга язмаган, мәгънәсез җырлары, ярымшәрә һәм зәвыксыз киемнәре, сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары хакында канәгатьсезлек белдереп килде. Ә Президент канәгатьсезлек белдереп кенә калмады, бюджеттан тиешле акча бүлеп биреп, конкрет гамәлләр кылырга да кушты”, – диде депутат.

Аның фикеренчә, “Үзгәреш җиле” дип аталган бу проектны шик астына алучылар да шактый күп. Ни өчен бу эш белән татар эстрадасына бернинди катнашы булмаган опера театры шөгыльләнә, ни өчен бу проектны гамәлгә ашыру татар җыр сәнгатен, татар моңын, татар рухын аңламаган-белмәгән башка милләт вәкилләренә, Мәскәү, Санкт-Петербургның кыйммәтле белгечләренә тапшырыла, дигән сорау борчый аны.

“Сораулар бик күп, бәхәсләр кызганнан-кыза бара. Бюджеттан бүленгән финанс та шактый саллы, бу проектка бирелгән акча, мәсәлән, ярты миллионнан артык кешеле Чаллы шәһәрендәге дәүләт драма театрын өч ел яшәтергә һәм эшләтергә җитәр иде, диючеләр дә бар. Тумаган тайның билен сындырмас өчен, әлегә мин бу проектка бәя бирергә ашыкмыйм, – дип, Разил Вәлиев фикерләрен әйтүдән әлегә тыелып калды. – Концертны тамаша кылгач, сүзебезне кистереп әйтербез. Әгәр проект уңышлы чыгып, татар эстрадасы яңа биеклеккә, яңа баскычка күтәрелә алса, моның өчен күпме акча да кызганыч түгел. Берүк нәтиҗәсе генә сөенечле булып, бу “Үзгәреш җиле” проекты җилдән туган балага әверелмәсен, “Үзгәреш җиле”нә бюджеттан бүленгән акчалар җилгә очмасын иде”. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100