news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Үзгәреш җиле" фестиваленең Нью-Йоркта концерты аншлаг белән узган

Концертның ачылышында Чулпан Хамматова фестиваль һәм Татарстан турында сөйләгән.

"Үзгәреш җиле" фестиваленең Нью-Йоркта  концерты аншлаг белән узган
Эдуард Хәйруллин

(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ). "Үзгәреш җиле" татар җыры фестиваленең Нью-Йоркның "Карнеги-холл" залындагы концерты аншлаг белән узды дип хәбәр итте тамашада булган журналист Эдуард Хәйруллин.

"Тулы зал, аягүрә басып алкышладылар", - диде ул.

Концертның ачылышында Чулпан Хамматова инглиз телендә фестивальне, Татарстанны тәкъдим иткән. Икенче бүлектә Сәмруг кош турындагы легенданы сөйләгән.

Концерт ике бүлектә узган, анда соңгы 3 фестивальдәге иң яхшы 22 җыр тәкъдим ителгән. Фестивальдә барлыгы 100 татар җырына яңа төрле яңгыраш бирелгән иде.


news_right_1
news_right_2
news_bot