Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Үзгәреш җиле» фестиваленең Нью-Йорк концертын Америка операторы төшергән
Фестивальдә катнашучылар белән Америкага барган кинорежиссер Алексей Барыкин концерт буенча документаль фильм әзерли.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Үзгәреш җиле» татар җыры фестиваленең Нью-Йорктагы концерты буенча документаль фильм әзерләнәчәк. Бу хакта концертны оештыручылар составында Америкага барып кайткан кинорежиссер Алексей Барыкин әйтте.
Фестивальгә баручылар Карнеги-холл залында видео төшерергә рөхсәт ителмәве турында әйттеләр. «Миңа социаль челтәрләрдә «Кайда концерттан видеоязмалар?» дип сорыйлар. Төшерергә ярамады. Һәр илнең кагыйдәләренә хөрмәт күрсәтергә кирәк. Без тәртип бозмадык» — дип сөйләде фестиваль педагогы, күренекле җырчы Винера Ганиева Америка гастроленә багышланган матбугат конференциясендә.
«Безнең белән барган төшерү төркеме аларның операторларын юнәлтеп тордылар. Америка операторларына безнең көйләр бик ошады — алар безнең «Өммегөлсем», «Җомга» көйләренә биеп тә тордылар», — ди Винера Ганиева.
Бу мәсьәләгә Алексей Барыкин ачыклык кертте: «Карнеги-холл кагыйдәләре буенча анда Америка операторлары профсоюзы әгъзалары гына видео төшерә ала. Шуңа күрә без профсоюзга кергән Америка операторын ялладык. Ул барысын да безнең җитәкчелектә төшерде. Бездә репетиция һәм концерт видеоязмалары да, театр буенча видеолар да бар. шуның нигезендә зур документаль фильм әзерләнә», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Нью-Йоркка «Водяная» фильмының операторы Алексей Матросов барды Безнең кулда бик күп материал бар. Аларны эшкәртеп бетерү вакыт сорый. Шулай да февраль ахырына кадәр эшләп бетерербез дип уйлыйм», — ди кинорежиссер Алексей Барыкин.
«Үзгәреш җиле» фестиваленең Америка концерты турында документаль фильмның кайда һәм нинди шартларда тамашачыга тәкъдим ителәчәге турында әлегә билгеле түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз