Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Үзгәреш җиле” фестивале җырлары интернетка куелачак
Җырлар 1 октябрьдән яхшы сыйфатта интернетка урнаштырыла.
(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). “Үзгәреш җиле” фестивале җырлары октябрь аенда интернетка куелачак һәм аларны һәр кеше тыңлый алачак. Бу хакта “Үзгәреш җиле” проектына багышланган шул исемдәге документаль фильмны тәкъдим итү кичәсендә билгеле булды.
“Без коммерция белән шөгыльләнмибез. Җырларны интернет аша күчереп алырга мөмкин. Концертлар телевидениедән дә күрсәтелә. Җырлар видео форматта да әзерләнә” – дип аңлатып үтте Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.
“Үзгәреш җиле” фестиваленә багышланган “Ветер перемен” фильмының режиссеры Солтан Сөнгатуллин эш барышында берничә татар җырына гашыйк булуын һәм аларны машинада тыңлап йөрү теләген җиткерде. “Яңа яңгыраштагы бу җырлар безне - яшьләрне милли мәдәнияткә якынайта”, - диде ул.

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының һәм “Үзгәреш җиле” фестиваленең матбугат үзәге җитәкчесе Елена Остроумова “Татар-информ” хәбәрчесенә җырларны 1 октябрьдән башлап аерым сайт аша күчереп булачагын хәбәр итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз