news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Үзгәреш җиле" фестивале "Тантана" театр премиясенә тәкъдим ителгән

"Тантана" театр премиясе номинантлары исемлеге әзер.

"Үзгәреш җиле" фестивале "Тантана" театр премиясенә тәкъдим ителгән
Ильнар Тухбатов

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Быел “Тантана” театр премиясенә тәкъдим ителгән 39 эш арасында “Үзгәреш җиле” фестивале дә бар. Әлеге фестиваль номинантлар исемлегендә – М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының “Эсмеральда” балеты һәм “Пиковая дама” операсы белән беррәттән тора.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге “Тантана” театр премиясе номинантлары исемлеген чыгарган.

Иң зур исемлек – Әлмәт татар дәүләт драма театрында. Бу театр “Тантана”га үзенең биш спектаклен тәкъдим иткән. Болар – “Кибет» (О.Жанайдаров”), “Син кайда идең?” (Я.Пулинович), “Кар астында кайнар чишмә” (А.Гыйләҗев), “Сигезле бию” (Р.Сабыр), “Шүрәле-шоу” (Э.Шахов). Әлеге спектакльләрне быел Әлмәт театры барысын да Казан гастрольләренә алып килгән иде.

Әтнә театры Чыңгыз Айтматов буенча куелган “Гүзәлем Әсәл” спектаклен комиссия хөкеменә чыгарган. Мәгълүмат өчен, Камал театрының иҗат төркеме заманында бу спектакль өчен Тукай премиясенә лаек булган иде.

А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә рус драма театры О.Богаевның “Башмачкин” әсәрен тәкъдим итә.

Буа татар дәүләт драма театры З.Хәким пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев куйган “Килә ява, килә ява” спектаклен “Тантана” театраль премиясе конкурсына чыгарган.Әлеге пьеса буенча куелган спектакль заманында Г.Камал театрында зур уңыш белән барды. Декабрь аенда Буа театры спектакльне Казан гастрольләренә алып килгән иде, шушы көннәрдә "Идел-Буа-Урал" театраль фестивалендә күрсәтә.

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры А.Коровкинның “Түтиләр”ен үткән сезонның иң яхшы спектакле дип санаган. Бу, чыннан да, театрның халык яратып караган спектакльләренең берсе. Театр шулай ук Г.Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган “Тапкыр кәҗә турында әкият” курчак спектаклен дә, К.Тинчуринның яңа табылган “Каракүз” пьесасы буенча спектаклен дә тәкъдим итә.

Чаллы театры үзенең иң популяр спектаклен лауреат итеп күрергә хыяллана. З.Кадыйрова әсәренә нигезләнеп Р.Зәйдулла сәхнәләштерүе буенча куелган “Язмыш сынавы” спектакле – “театрны ашата торган” спектакльләренең берсе. Исемлектә шулай ук бу театрның А.Әхмәтгалиева пьесасы буенча куелган “Ул бит кичә иде” һәм И.Зәйниев пьесасы буенча куелган “Урман club” бар.

Чаллы дәүләт курчак театры быел “Алтын битлек” театраль премиясе номинанты булган “Сак-сок” спектаклен (режиссеры – И.Зәйниев) һәм А.Лысова пьесасы буенча куелган “Сюрприз” спектаклен тәкъдим итә. Театр "Сак-сок" спектаклен 12 апрель көнне "Алтын битлек" сәхнәсендә күрсәтәчәк.

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының өч спектакле “Тантана” номинанты. Болар – И.Зәйниевның “Көтәм сине...”, К.Тинчуринның “Җилкәнсезләр”е һәм З.Хәкимнең “Бармы ришвәттән дәва?” спектакльләре."Җилкәнсезләр"не театрда чакырылган режиссер Георгий Цхвирава куйды.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының “Ефәк баулы былбыл кош” (А.Гыйләҗев), “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” (Т.Миңнуллин) һәм Ш.Фәрхетдиновның “Беренче мәхәббәт”е – номинантлар исемлегендә.

“Әкият” татар дәүләт курчак театрының Р.Зәйдулла пьесасы буенча чыгарган “Бүре җиләге” һәм бик нәниләр өчен куелган “Идет коза рогатая” (М.Протасова) спектакле тәкъдим ителгән.

М.Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театрының “Эсмеральда” балеты, “Пиковая дама” операсы һәм “Үзгәреш җиле” татар җыры фестивале тәкъдим ителгән.

Исемлектә Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрының “Ширбәт ае” (А.Попов), “Гашыйклар утравы” (Р.Сәгъди), “Артист” (Р.Зәйдулла) спектакльләре бар.

Казан яшь тамашачы театрының “Страсти по Семену Семеновичу” (Н.Эрдман) һәм режиссер Т.Имаметдиновның үз сәхнәләштерүендә куелган “Из глубины...” (“Художник Винсент Ван Гог”) спектакльләре тәкъдим ителгән. Исегезгә төшерәбез, “Из глубины...” (“Художник Винсент Ван Гог”) спектакль – “Алтын битлек” театр премиясе номинанты. Коллектив бу спектаклен быел 14 апрельдә Мәскәүдә күрсәтәчәк.

Исемлектә Качалов исемендәге рус дәүләт академия театры юк. Театрның мәгълүмат үзәге әйтүенчә, алар быел үзләре спектакльләрен тәкъдим итмәгән.

“Тантана” театр премиясенә дәүләт театрларыннан тыш, мунициапль һәм шәхси театрлар да дәгъва итә. “Мастеровые” рус драма театры “Карл һәм Анна”ны (Л.Франк повесты буенча) һәм Н.Гоголь буенча “Ревизор”ын тәкъдим итә. Түбән Каманың яшь тамашачы театры “Приключения Красной шапочки” (Ю.Ким) спектаклен, Яшел Үзән музыка театры “Иллюминаты” ирләр хорының “Эпик” театральләштерелгән шоу-тамашасын (Н.Антонов) “тантана” лауреаты итеп күрергә хыяллана. “Угол” иҗат лабораториясе “-30” (Р.Саттарова, П.Поляков), “Дети и эти” (Р.Букаев, Р.Саттарова), һәм “Единственный берег” (Р.Феодори) спектакльләрен комиссия хөкеменә тәкъдим иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100