Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Үзгәреш җиле” фестивале Нью-Йоркның Карнеги-холлында концерт күрсәтергә җыена
“Үзгәреш җиле” фестивале 2016 елда башлангыч алган иде.
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 2019 елда “Үзгәреш җиле” фестивале концерты Америкада үткәреләчәк. Бу хакта Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында “Ветер перемен” документаль фильмын тәкъдим итү тантанасында Венера Ганиева хәбәр итте.
“Без Америкага җыенабыз. Карнеги-холлда “Үзгәреш җиле” фестиваленең иң яхшы әсәрләреннән төзелгән концерт планлаштырыла. Америка да, Европа да безнең татар җыры турында ишетәчәк әле”, - диде танылган җырчы.
- “Үзгәреш җиле” фестивале 2016 елда башлангыч алды. Ул Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия Опера һәм балет театры сәхнәсендә үтә. Фестивальнең җитәкчесе – Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.
- Карнеги-холл – Нью-Йорктагы концерт залы. Дөньядагы иң затлы концерт залларының берсе. Гомуми сыйдырышлылыгы – 2800 урын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз