news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Үзгәреш җиле” фестивале Нью-Йоркның Карнеги-холл залында тәкъдим ителәчәк

Тамаша кылу өчен билетның иң кыйммәте – йөз, иң арзаны – унсигез доллар.

“Үзгәреш җиле” фестивале Нью-Йоркның Карнеги-холл залында тәкъдим ителәчәк
Рамиль Гали/архив

(Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 17 гыйнварда “Үзгәреш җиле” татар җыры фестивале классик музыка башкару өчен дөньядагы иң дәрәҗәле мәйданчыкларның берсе – Нью-Йоркның Карнеги-холл концертлар залында күрсәтеләчәк. Бу хакта Хөкүмәт йортында үткән 2019-2020 елларда театраль сезон ачылуга багышланган брифингта Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры театрның директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов хәбәр итте.

“Америка белән мөнәсәбәтләрне беләсез, әмма бернәрсәгә дә карамастан, без бу идеяне чынга ашырырга тырышабыз. Билетлар бу айда сатуга чыгачак, минималь билет бәясе – унсигез доллар, иң кыйммәте – йөз доллар”, - диде ул.

Казанда исә әлеге фестиваль 28-29 ноябрьдә куелачак. “Без өч ел дәвамында башкарган эшләребезне тәкъдим итәчәкбез. Шул өч фестивальнең иң яхшы репертуарлары быелгы программага керәчәк”, - дип әйтте Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100