Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Үзгәреш җиле” фестивале һәм аның сәхнә арты турында документаль фильм чыкты
Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында бәйгедән тыш программа буларак, “Ветер перемен” документаль фильмы тәкъдим ителде.
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Үзгәреш җиле” фестивале тамашачыга кино форматында да тәкъдим ителде. Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында бәйгедән тыш программа буларак, “Ветер перемен” документаль фильмы күрсәтелде.
“Ветер перемен” документаль фильмының режиссеры – Солтан Сөнгатуллин, сценарий авторы – Алексей Барыкин. Фильмда махсус куелган кадрлар юк. Барысы да репетиция һәм концертлар күренешләреннән монтажланган. Фильм бары тик рус телендә генә эшләнгән. Ул 52 минут бара.
Фильм күрсәтелгәннән соң, фестивальне оештыручылар һәм фильмны төшерү командасы тамашачының котлауларын кабул итте һәм сорауларга җавап бирде.
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры, “Үзгәреш җиле” проекты җитәкчесе һәм генераль продюсеры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов үзенең ничек бу проектка алынуын сөйләде.
“Президент Венера Ганиеваны котлаганда, татар эстрадасы торышы турында сүз башлады. Ә мин моннан бер ел элек Мәдәният министрлыгында бу хакта сүз башлавым турында әйтеп куйдым. Оркестр төзи алмыйбызмы?! Яхшы аранжировка осталары таба алмыйбызмы?! Ул мине тыңлап торды да: “Менә син эшләрсең”, - диде. Мин әле каршы килдем, ул: “Син булдырасың! Күпме вакыт кирәк?”, - диде. Мин ел ярым вакыт сорадым. Әлбәттә, Президент бу хакта уйлап йөргәндер, ул тиктомалдан гына уйламыйча әйтә торган кеше түгел”, - диде Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.

Кино залына “Үзгәреш җиле” проекты белән яхшы таныш әзерлекле тамашачы җыелган иде – алар һәр чыгышны алкышлап кабул иттеләр.
“Бу театр тыныч кына яши алмый, һәрвакыт ниндидер яңалык уйлап таба һәм безне дә кызыксындырып, әйдәп тора. Бу театрның Россиядә тиңдәшләре юк. Бирегә иң яхшы башкаручылар чакырыла. Безнең репетицияләр вакытында Рәүфәл Сабирович читтә калмый, ул һәрвакыт барысын да күреп-белеп тора, музыкантларга да тынычлык бирми, - диде фестивальнең режиссеры Юрий Александров. - Бүгенге проектта минем вазифама килгәндә, мин бик тырыштым. Мин гадәттә спектакльләремә еллар буе әзерләнәм, ә монда партитура килә тора, эш башлана”.

“Мин Казанда еш булам, хәтта Кремльне дә барып күрә алганым юк. Бөтен вакытым театр белән кунакханә арасында уза”, - дип зарланып алды режиссер.
Фильмны әзерләү эшенә үз өлешен керткән журналист Татьяна Мамаева фильмны караганда берничә тапкыр алкышлау теләге тууын әйтте. Ул фильмның проектның үзе кебек үк сыйфатлы булуына сокланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз