Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Үзгәреш җиле” фестивале быел Казанда ике көн үткәреләчәк
Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында бәйгедән тыш программа буларак, “Ветер перемен” документаль фильмы тәкъдим ителде.
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел “Үзгәреш җиле” фестивале Казанда ике көн - 30 ноябрь һәм 1 декабрь көннәрендә булачак. Бу хакта Солтан Сөнгатуллинның “Ветер перемен” документаль фильмын тәкъдим итү тантанасында күренекле җырчы һәм педагог Венера Ганиева хәбәр итте.
Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында бәйгедән тыш программа буларак, “Ветер перемен” документаль фильмы тәкъдим ителде.
- “Ветер перемен” документаль фильмының режиссеры – Солтан Сөнгатуллин, сценарий авторы – Алексей Барыкин. Фильмда махсус куелган кадрлар юк. Барысы да репетиция һәм концертлар күренешләреннән монтажланган. Фильм бары тик рус телендә генә эшләнгән. Ул 52 минут бара.
“Миңа бу проектта зур эш йөкләнгән. Мин җырчыларның тавыш мөмкинлекләрен исәпкә алып, аларга җыр сайлыйм. Бу - бик җитди эш. Мин сәгатьләр буе архивларда утырдым. Озак еллар башкарылмаган “Ком бураны” кебек җырларны искә төшердем, - диде Венера Ганиева. – Яшьләр хәзер тамашачының күңелен ача торган җырлар сайларга ярата, алар мирасны оныта башладылар. “Үзгәреш җиле” шушы онытыла башлаган җырларны торгызды. Бу җырларның яңача яңгырашын яшьләр отып алып, алар яңгырый башлар. Мин проектның дәвамы булачагына бик шатмын”.

Венера Ганиева тамашачыны фестиваль концертларына чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз