Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Үзгәреш җиле" фестивале быел алдагы сезоннарның иң яхшы җырларыннан төзелгән
Концертны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тамаша кыла.
(Казан, 28 ноябрь, "Татар-информ"). "Үзгәреш җиле" татар җыры фестивале быел алдагы өч сезонның иң яхшы җырларыннан төзелгән. Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында фестиваль концерты башланып китте.
Фестивальнең быелгы программасына 32 композиция кергән. Аларны16 җырчы башкара. Җыр башланыр алдыннан видеода җырчы үзе күренә һәм җыр турында сүзләре яңгырый.
Концертта дөньякүләм танылган музыкант Айдар Гайнуллин катнаша. Ул үзенең максатын җырларга татар моңы өстәүдә күрә.
Концертны иң беренче сезонны алып барган артистлар - Марина Ясельская белән Равил Шәрәфиев алып бара.
Концертны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тамаша кыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз