news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Үзгәреш җиле” эстрада-джаз өлкәсендәге проблемаларны күрсәтте - Вадим Дулат-Алиев

Сәнгать фәннәре докторы Татар җыры фестиваленә рецензия язды.

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”). Сәнгать фәннәре докторы, профессор, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең музыка тарихы кафедрасы мөдире, КФУның Л.Н.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының татаристика һәм мәдәният белеме кафедрасы профессоры, Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” татар музыкасы фестивале арт-директоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вадим Дулат-Алиев 5-6 ноябрь көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узган “Үзгәреш җиле” Татар җыры фестиваленә рецензиясендә бу концертлар республиканың мәдәният өлкәсендәге проблемаларны күрсәтте дигән фикердә.

“Фестиваль нәтиҗәләре аннан читтәге кайбер проблемаларны да билгеләде. Мисал өчен, Татарстанда эстрада-джаз белеме өлкәсендә. Казан мәдәният һәм сәнгать институтында 63.03.01 “Эстрада музыкаль сәнгате” (эстрада оркестры уен кораллары, эстрада-джаз җыры) дигән белгечлек бар; И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә 070241 “Эстрада музыкаль сәнгате” белгечлеге буенча укыталар; кайбер балалар музыка мәктәпләрендә эстрада җырына өйрәтәләр. Әмма академик консерватория музыка белгечлеге кебек күп дәрәҗәле система турында берни дә әйтеп булмый. Чөнки ул юк”, - дип яза Вадим Дулат-Алиев.

Шулай да белгечнең татар музыкасына карата өметләре зурдан һәм ул “Хыяллар чынга аша” дип саный.

“Моннан 100 ел элек Фатих Әмирхан үзенең “Гарәфә кич төшемдә” дигән хикәясендә татлы хыялга чума: хикәянең герое төшендә татар музыкасы концертына килеп эләгә һәм татар кызының пианинода (!) уйнаганын күрә, тегесе пианинода милли композиторның (!) әсәрен башкара, ә соңыннан аның төшенә татар композиторы тарафыннан иҗат ителгән скрипка өчен пьеса һәм романс (!) керә. Моннан 100 ел ел элек боларны бары тик төштә генә күрергә мөмкин иде бит! Искелек сакчылары уяулыкны беркайчан югалтмый, шулай да халыкта яңа иҗади көчләр баш калкыта һәм алга хәрәкәт итү теләге уяна.

Очар кошлар биеклегеннән Казанның матурлыгы һәм Идел киңлекләре белән хозурланып, инде һавада ук бәйрәм кәефен тоеп, аркан юлыннан Иннополиска килеп төшәбез. Шәһәрдә уникаль заманча архитектура алымнары кулланып, техник яктан иң катлаулы тамашалар үткәрү өчен махсус җиһазландырылган концерт залы сафка баскан. Аның диварлары аша мәгърур Идел елгасы, төнге Казан утлары күренеп тора. Бу – Татарстаннның яңа һәм иң зур эстрада залы, аның өр-яңа истәлекле урыны. Әлеге залда Татарстан артистларының постерлары Мәскәү, Санкт-Петербург, бөтен Россия һәм бөтен дөнья “йолдызлары” афишалары белән янәшә эленгән.

Фатих Әмирхан хикәясендәге геройның хыяллары шунда ук булмаса да, чынга ашты.

Нәкъ “Үзгәреш җиле” фестивале концертында яңгыраган татар халык җырындагыча: “Матур булсын бу тормыш! Тыныч булсын дөньяда!” – дип яза Вадим Дулат-Алиев.

Вадим Дулат-Алиевның рецензиясен “Интертат” электрон газетасыннан укый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100