Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зэй районының Канаш авылында котыру чире буенча карантин игълан ителде
Карантин соңгы тапкыр котыру авыруы эләккән хайван ачыкланган көннән соң 2 ай узгач бетерелә.
(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстандагы Зәй районы Канаш авылында хайваннарда котыру авыруы булу сәбәпле карантин кертелү” турындагы боерыкка кул куйды. Тиешле документ республика Хөкүмәтенең рәсми документлар порталында урнаштырылган.
Карантин кертелү турындагы боерыкка кул 5 декабрьдә куелды һәм ул имзаланган көннән үз көченә керә.
Документта билгеләп үтелгәнчә, карантин соңгы тапкыр котыру авыруы эләккән хайван ачыкланган көннән соң 2 ай узгач бетерелә.
Боерык нигезендә, Канаш авылында йорт хайваннары белән сату итү, аларны карантин территориясеннән чыгару, шулай ук бу җирлектәге кыргый хайваннарны тоту тыела. Шулай ук котыру авыруы эләккән яки бу чирдә шикләнелгән малларны иткә сую, аларның сөтен куллану ярамый. Сәламәт терлекнең дә сөтен пастеризацияләү сорала.
Моннан тыш, авыл территориясеннән сәламәт маллардан алынган йон һәм тирене дә, билгеләнгән тәртиптә дезинфекция үткәрмичә, читкә чыгару тыела.
Татарстан Президенты Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә карантин территориясендә котыру авыруын бетерү буенча чаралар планын эшләп раслауны боерган. Әлеге боерыкның үтәлешен республиканың Министрлар Кабинеты тикшерергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз