news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әзербайҗанның "Туган тел" татар мәдәни үзәге вәкилләре яңа елда тәүге очрашуга җыелган

Яңа елга аяк басуны җыр-биюләр белән бәйрәм иткәннәр, балаларга татар мультфильмнары күрсәтелгән.

Әзербайҗанның "Туган тел" татар мәдәни үзәге вәкилләре яңа елда тәүге очрашуга җыелган
az.tatarstan.ru

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Әзербайҗанның Баку шәһәрендәге “Туган тел” республика татар мәдәнияте үзәге вәкилләре яңа 2017 елга аяк басу уңаеннан бәйрәм кичәсенә җыелды, очрашу Татарстанның Әзербайҗандагы Даими вәкиллеге бинасында узды, дип хәбәр итә вәкиллекнең матбугат хезмәте.

Бәйрәмдә катнашучыларны җәмгыятьнең рәисе Гөлҗан Мәсәутова котлаган. Бәйрәм программасы күңелле бәйгеләр, җәмгыятьнең талантлы җырчылары һәм биючеләре чыгышлары белән үрелеп барган, балаларга татар мультфильмнары күрсәтелгән. Яңа елда тәүге очрашу чәй табыны артында тәмамланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot