news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әзербәйҗан президенты хатынын вице-президент итеп билгеләгән

Хәзерге вакытка кадәр беренче вице-президент вазифасы вакантлы булган.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Әзербәйҗан президенты Илһам Алиев хатыны Мәхрибан Алиеваны беренче вице-президент итеп билгеләгән. Тиешле боерыкны Алиев сишәмбе көнне имзалаган. Ул хөкүмәт башлыгы сайтында басылган. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

2016 елның сентябрендә Әзербәйҗанда конституциягә үзгәрешләр кертү турында референдум узды. Тулаем алганда, конституциягә 29 төзәтмә кертелгән. Әзербәйҗанда беренче вице-президент һәм вице-президент институтын булдыру да каралган. Моннан тыш, президентлык вазифасын башкару биш елдан җиде елга кадәр озайтылган, ә президентка кандидатлыкта яшь чикләре алып атылган.

Хәзерге вакытка кадәр беренче вице-президент вазифасы вакантлы булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot