news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хатын-кызлар бала тапканнан соң бер ел бушлай психологик ярдәм алырга мөмкин

Дәүләт Думасы вице-спикеры Мария Воропаева бала тапканнан соң хатын-кызларга мәҗбүри медицина иминияте буенча бушлай психологик ярдәм күрсәтүне бер елга кадәр озайтырга тәкъдим итте. Ул шулай ук психолог консультациясен диспансеризация программасына кертү тәкъдиме белән чыкты. Парламентарий Әниләр көне алдыннан РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде.

Хәзерге вакытта гүзәл затлар йөклелек чорында һәм бала тапканнан соң 42 көн дәвамында хатын-кызлар консультациясендә психологка бушлай мөрәҗәгать итә ала. Воропаева бу вакытны бер елга кадәр арттырырга, ә консультацияләрне шул исәптән онлайн форматта да үткәрергә кирәк дип саный.

Депутат сүзләренчә, бала туганнан соң хатын-кызның мәшәкате арта, бу исә стресс, борчылу һәм артык арыганлыкка китерергә мөмкин. Вакытында күрсәтелгән психологик ярдәм хәлнең начараюына һәм депрессия көчәюгә юл куймаска ярдәм итәчәк, чөнки аны дәвалау өчен медицина ярдәме кирәк булырга мөмкин. Шул ук вакытта, шәхси белгечләрнең хезмәтләре гаиләләргә кыйммәткә төшә.

Воропаева билгеләп үткәнчә, дистанцион формат ерак районнарда яшәүчеләргә һәм поликлиникага бару өчен баласын калдырып тору кыен булган әниләргә аеруча мөһим. Аның фикеренчә, әлеге инициатива яшь әниләргә дәүләт ярдәмен тагын да үтемлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot