Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 31 яшьлек хатын-кыз идарә иткән Audi Q3 автомобиле фонарь баганасына бәрелгән
Узган шимбәдә Казанның Зорге урамында Audi Q3 автомобиле катнашындагы юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Хокук сакчыларының мәгълүматлары буенча, чит ил автомобиле югары тизлектә Җиңү проспекты ягыннан Даурия урамына таба хәрәкәт иткән. Кайсыдыр мизгелдә 31 яшьлек хатын-кыз идарә иткән автомобиль, дистанцияне югалтып, алда барган SKODA Fabia машинасына килеп бәрелгән. Шуннан соң Audi фонарь баганасына килеп сыланган.
Һәлакәт нәтиҗәсендә авариядә гаепле хатын-кыз зыян күргән, аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр. Автомобильне махсус стоянкага урнаштырганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз