Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда күп катлы йорт балконыннан егылган хатын-кыз реанимациягә эләккән
Казанның Бигичев урамындагы күп фатирлы торак йорт тәрәзәсеннән хатын-кыз егылып төшкән. Шәһәр интернет-берләшмәләренең берсендә шулай дип белдерделәр.
Социаль челтәрдә хәбәр итүләренчә, хатын-кыз өченче каттагы балконда асылынып калган. Ире аның кулыннан тотып торган, балкон астында берничә кеше, коткарырга әзерләнеп, тукыма җәйгән. Кайсыдыр мизгелдә хатын-кыз ычкынып киткән һәм җиргә егылган.
7нче шәһәр хастаханәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, хатын-кыз хәзер реанимациядә, аның хәле тотрыклы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз