news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы янындагы бакчачылык ширкәтендә чыккан янгында хатын-кыз зыян күргән

Чаллы янындагы бакчачылык ширкәтендә чыккан янгында хатын-кыз зыян күргән

Татарстанның Тукай районында урнашкан «Боровинка» бакчачылык ширкәтендә бер катлы бакча йортында янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Янгынның мәйданы 30 квадрат метр тәшкил иткән. Анда хуҗабикә зыян күргән. 2нче дәрәҗәдә тәне пешкән хатын-кызны Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.

Янгын электр җиһазын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot