news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгород өлкәсендә пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында хатын-кыз һәлак булган

Белгород өлкәсендә дошман пилотсыз очкычы һөҗүме вакытында хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта өлкә оперштабында хәбәр иттеләр.

«Бүген төнлә Украина Кораллы көчләре һөҗүме вакытында бер кеше һәлак булды, икесе төрле тән җәрәхәтләре алды. Борисовский округының Березовка авылында шәхси йорт территориясенә пилотсыз очкычтан шартлаткыч җайланма ташлаганнар. Алган җәрәхәтләрдән хатын-кыз шунда ук һәлак булган», - диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, Ракитянский округының Криничное авылында ике ир-ат зыян күргән. Алар FPV-дрон детонациясе нәтиҗәсендә төрле тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрне җирле үзәк район хастаханәсенә китергәннәр. Ярдәм күрсәткәннән соң Белгород шәһәренең медицина учреждениеләренә җибәргәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot